26 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Судка килмәсә дә, җәзадан котыла алмады
Аксубай районы җәмәгать суды исерек килеш руль артына утырган тагын бер йөртүчене таныклыктан мәхрүм итте.
-
Аксубай укучылары блокада икмәге турында белделәр
”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Бөтенроссия хәтер дәресе кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән «Блокада икмәге» дигән акция узды.
-
Пенсия фондына күчерелгән пособиеләрне түләү тәртибе
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
-
Аксубай футбол командасы Бөтенроссия ярышларына юллама алды
Аксубайның яшь футболчы кызлары мини-футбол буенча республика сайлап алу ярышларында җиңүчеләр булдылар.